Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүчеләр ВИЧка аноним һәм бушлай тест тапшыра ала

Теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә тестны аноним, бушлай һәм алдан язылмыйча гына уза ала.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүчеләр ВИЧка аноним һәм бушлай тест тапшыра ала
Александр Эшкинин

Бүген Россиядә һәм Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның еш очрый торган юлы — сакланылмаган җенси бәйләнеш. Статистика буенча, зарарлану очракларының өчтән ике өлеше нәкъ менә җенси юл белән була. Еш кына сакланмаган җенси бәйләнешләр алкоголь, инъекцион наркотиклар тәэсирендә килеп чыга. Куркыныч яный торган төркемгә керүчеләр - җилбәзәк хатын-кызлар, инъекцион наркотиклар кулланучылар, даими яшәү урыны булмаган кешеләр хәзер ВИЧ-инфекция таратуда өстенлекле булудан туктады.

«Җенси бәйләнеш вакытында презерватив куллану саклануның ышанычлы чарасы булып тора. Аны дөрес кулланганда нәтиҗәсе 100 процентка кадәр җитә. Дөрес куллану дигәндә, партнерлар җенес сыеклыклары белән алмашмавы күздә тотыла. Ягъни, бу сыеклыклар тәннең башка сакланылмаган лайлалы тышчаларына: күзгә, авызга, борынга, уретрага, ануска, җенес органнарына эләкми», — диделәр СПИД үзәгендә.

Бары тик асоциаль тормыш рәвеше алып барган кешеләргә генә тикшеренеп торырга кирәк дип уйлау — беркатлылык. Әгәр үзегездә ВИЧ-инфекция булмауга тулысынча ышансагыз да, тест узарга кирәк.

Үзеңнең ВИЧ-статусны заманча эксперсс-тестлар кулланып ачыкларга була. Экспресс-тестларның берничә төре була. Соңгы вакытта аларның иң популяры — төкерек үрнәген ала торган тестлар. Әлеге тестлар кулланылышы буенча иң гадие һәм бернинди авыр манипуляцияләр яки тире өслеген бозуны таләп итми. Аларны даруханәләрдә сатып алырга һәм өйдә мөстәкыйль тикшеренергә була. Эксперсс-тестларның кабында инструкция була, анда тикшеренүнең бөтен адымнары язылган. Тестның төгәллеге югары, кайбер мәгълүматлар буенча ул 99 процентка якын. Әмма, әгәр тест уңай нәтиҗә биргән икән, төп-төгәл нәтиҗә өчен СПИД үзәктә яки яшәү урыны буенча поликлиникада тикшеренергә кирәк булачак.

Теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә тестны аноним, бушлай һәм алдан язылмыйча гына уза ала.

Адреслар:

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш үзәге»: Казан шәһәре, Николай Ершов урамы, 65.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш үзәге»нең Яр Чаллыдагы филиалы: Яр Чаллы, Вахитов проспекты, 12.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш үзәге»нең Әлмәттәге филиалы: Әлмәт, Түбән Мактама бистәсе, Промышленная урамы, 1а.

Яшәү урыны буенча поликлиникада табиб юлламасы буенча яки диспансеризация узганда тикшеренергә була.

Республиканың зур шәһәрләрендәге үзәкләрдә:

Казан шәһәре:

АБНО «Новый Век» Казан, Сеченев урамы, 5.

АНО «ЦГОН» Казан, Короленко урамы, 55, 122 кабинет.

КООРН «Вера» Казан, Степан Халтурин урамы, 16.

РОО «Профилактика и инициатива» Казан, Некрасов урамы, 3, 31 офис.

«Остров» Казан, Чуйков урамы, 79а.

Яр Чаллы:

АНО «Центр системных решений «Шаг навстречу» Яр Чаллы, Яшь Ленинчылар бульвары, 1, 253 бүлмә.

Түбән Кама шәһәре:

АНО «Бумеранг» Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәре, Тынычлык проспекты, 70 йорт, 101 кв.

АНО «ЦГОН» консультация үзәкләре:

Яр Чаллы, Вахитов проспекты, 12 йорт, 103 кабинет.

Түбән Кама, Актүбә урамы, 13 А, ГАУЗ «НЦРМБ» базасында.

Әлмәт, 8 Март урамы, 16 йорт, ГАУЗ «РККВД «Альметьевский КВД " филиалы базасында.

Бөгелмә, Владимир Ленин урамы, 96 йорт, ГАУЗ «Бөгелмә район үзәк хастаханәсе» базасында.

Лениногорск, Степная урамы, 11 йорт.

ВИЧ турында төгәл һәм актуаль мәгълүмат Татарстан Республикасының СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы профилактика һәм көрәш үзәгенең www.infospid.ru сайтында, шулай ук Инстаграмда @centre_spid_rt аккаунтында урнаштырыла. 

Күрсәтмәләр бар. Белгеч белән киңәшләшү зарур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100