Татарстанда яшәүче Ралинә «Голос. Дети» тамашасында Егор Крид командасына узды
Ралинә вокал белән 4 яшьтән шөгыльләнә.
Казанда яшәүче 10 яшьлек Ралинә Ибраева «Голос.Дети» тапшыруында катнаша. Ул Егор Крид командасына узды. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Ралинә 4 сыйныфта укый. Ул Леонид Агутинның «Самая лучшая» җырын башкарды. Аңа бер Егор Крид кына борылды.
Ралинә вокал белән 4 яшьтән шөгыльләнә. Хәзер ул Игорь Крутой академиясендә дә белем ала, диелә хәбәрдә.