news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-атның йөрәгендә ун сантиметр зурлыктагы шеш үскән

Аңа Чаллыда операция ясаганнар.

news_top
Татарстанда яшәүче ир-атның йөрәгендә ун сантиметр зурлыктагы шеш үскән
НТР-24

Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы йөрәктә үскән ун сантиметрлы шешне алу өчен операция ясаган. Бу турыда хастаханәгә сылтама белән НТР 24 каналы хәбәр итте.

Операция өстәленә ятканчы, бу ир-ат аңын югалтуга, йөрәге начар эшләүгә зарлана һәм табибларга мөрәҗәгать итә.

Тикшергәннән соң, аның йөрәгендәге камераларның берсе тулысынча диярлек шеш белән каплануы ачыклана. Шуңа күрә аның сәламәтлеге начарлана, шеш кан әйләнешенә комачаулый.

Баш хирург Рәмис Якупов шешне уңышлы алып ташлый. Ир-ат хәзер реабилитация уза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар