news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-атның эчендә туп кадәрле шеш үскән

71 яшьлек ир-атка биш сәгать чамасы операция ясаганнар.

news_top
Татарстанда яшәүче ир-атның эчендә туп кадәрле шеш үскән
https://chelny-izvest.ru

Түбән Кама табиблары уникаль операция ясап, 71 яшьлек ир-атның эченнән 16га 17 см зурлыктагы туп кадәр шешне алган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Зур магистраль кан тамырларына үтеп кереп үскән шешкә элек операция ясау мөмкин булмаган. Хәзер исә табиблар мондый операцияне башкарырга өйрәнгән.

71 яшьлек ир-атны онкология бүлегенә салганнар. Аның эчендәге шеш яман булып чыккан. Өч ай эчендә ул зур булып үсеп, корсактан төртеп чыга башлый.

Операция биш сәгать чамасы дәвам иткән. Хәзер пациентны өенә җибәргәннәр. Аны онкологлар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар