Татарстанда яшәүче ир-ат ТикТокта популярлык өчен эшен ташлаган
Данил урамда узып баручыларны фотога төшерә һәм социаль челтәргә куеп бара.
Әлмәт шәһәрендә яшәүче Данил Морев каток машинисты булып эшләгән. Ул ТикТокта популярлык казану өчен, эшен ташлаган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.
Мash Iptash телеграм-каналы белешмәсе буенча, Данил ике ел ярым элек кулына фотоаппарат ала. Техниканы бик җентекләп өйрәнә һәм чит кешеләр белән аралашудан курку хисен бетерергә фотоаппарат ярдәм итүен аңлап ала.
Данил урамга камера тотып чыга, узып баручыларның сурәтләрен ясый. Кемдер елмая, фотога төшәргә ризалаша, кемдер тискәре карый — төрле кешеләр була. Данил бөтенесен видеога төшереп бара һәм ТикТокка куя. Роликларны караучылар саны арта бара. Хәзер Данилның иң популяр видеосын өч миллион чамасы тапкыр караганнар, диелә хәбәрдә.