Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат алты яшьлек үги улын җәзалап яшәгән

Күп балалы гаиләдә үги ата баласын типкәләп кыйнап торган.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат алты яшьлек үги улын җәзалап яшәгән
Елена Сәләхова

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче ир-атка карата ачылган җинаять эшен судка тапшырдылар. Ул алты яшьлек үги улын аяклары белән тибеп, коляска белән сугып кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге вакыйга күп балалы гаиләдә була. Алар Осиново бистәсендәге бер йортта фатир арендалап яшиләр. Алты яшьлек малай үги атасы һәм әнисе белән тора. Үги ата моңарчы хөкем ителгән кеше. Алар белән тагын ике нәни малай һәм бер кыз бала да яши. Балаларның кечесенә 1 яшь, иң олысына 8 яшь.

Тикшерү версиясе буенча, 34 яшьлек ир-ат 6 яшьлек үги улын даими рәвештә кыйный, суга, аяклары белән тибә, хәтта коляска белән дә суга.

Бер очракта үги ата кыйнаганнан соң бала имгәнә, сөякләре сына, аны хастаханәгә салалар.

Хәзер бу ир-атны кулга алганнар, ләкин ул үз гаебен танымый. Балигъ булмаган баланы җәзалау һәм аның сәламәтлегенә зур зыяны китерү турындагы җинаять эшен суд караячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100