Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатынны элеккеге ире көчләгән һәм үтергән

Ир-ат хатынын подъездда саклап торган һәм ишекне ачкач, фатирга бәреп кергән.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче хатынны элеккеге ире көчләгән һәм үтергән

Татарстанда яшәүче 39 яшьлек ир-ат былтыр көз һәм кыш буена элеккеге хатынын эзәрлекләгән. Ул хатынның телефонына шалтыратып, үтерү белән янаган. Шулай итеп хатыныннан кабат үзе янына кайтуны таләп иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 23 декабрендә ир-ат элеккеге хатынын подъезд янында сагалап тора. Аңа ияреп фатирга керә. Фатирда ир-ат хатынны кыйный, көчли, аннары электр чыбыгы белән буып үтерә. Шуннан соң ул җинаятен яшерү өчен, хатын үз-үзенә кул салган дип күрсәтмәкче була. Ир-ат хатынның фатирыннан акчаларны, кыйммәтле әйберләрне алып, чыгып кача.

Ир-атны тоткарлыйлар. Ул гаебен өлешчә генә таный. Бу кешегә карата «Үтерү белән янау», «Торакка законсыз үтеп керү», «Көчләү», «Үтерү», «Талау» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Эшне судка тапшырганнар, диелә ведомство хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100