Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын үзен «Иванушки» төркеме җырчысының әнисе дип исбатларга тели

Мәсгудә Минидарова тест ясарга акча яки адвокат эзләү белән шөгыльләнә.

news_top_970_100

Татарстанда яшәүче Мәсгудә Минидарова «Иванушки» төркеменең солисты Олег Яковлев аның биологик улы булуын исбатларга тели. Бу турыда Мэш-телеграм каналы хәбәр итте.

Олег Яковлев 2017 елда вафат булды. Мәсгудә Минидарова сүзләренчә, имеш, Олег Яковлев өйдән качып, Мәскәүгә чыгып киткән. Шуннан соң ул туксанынчы елларда дан казанган «Иванушки» төркеме солисты булган.

Олег 2017 елда үлгән, 2020 елда аның биоматериалларын юк итәчәкләр. Шуннан соң ДНК-тест ясап булмаячак. Бу хатын тест ясагач, Олег Яковлевтан калган 200 млн сум акчаны суд аша алмакчы була, диелә хәбәрдә.

«Бу миллионнар турында мин берни белмәдем. Бер адвокат кыз гына әйтте. Аның хезмәт кенәгәсе дә продюсер Матвиенкода ята әле. Аңа бернинди катнашы булмаган кешеләр бу миллионнарны алырга тели. Минем улым шуның өчен гомерен корбан итте дияргә була. Хәзер шуны кемдер кулланачак. Бу минем йөрәгемне пычак белән яралаган кебек», — дип сөйли бу хатын елый-елый.

Ләкин ДНК-тест ясау өчен Минидарованың акчасы юк. Бер ел элек ул Малахов тапшыруына да барган иде. Аңа тест ясарга ышандырганнар. Ләкин вәгъдә үтәлмәгән. Шуңа күрә хәзер Минидарова акча яки адвокат эзли, ул хастаханәдән ДНК-тест ясатуны оештырырга тиеш.

Мәрхүм Олег Яковлевның тол хатыны Александра Куцевол һәм тагын берничә кеше мондый тест ясауга каршы, диелә хәбәрдә.

Былтыр Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында Яшел Үзәндә яшәүче хатын «Иванушки International» төркемендә җырлаган Олег Яковлевның үзенең улы булуын әйткән иде. Мәсгудә ханым Олег үлгәнгә кадәр смс-хат языштык дип сөйли. Соңгы тапкыр алар 2017 елда очрашкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100