news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын яшь ярымлык кызын кыйнап, шуны видеога төшергән

Хәзер баланы анасыннан алганнар, аны табиблар карый.

news_top
Татарстанда яшәүче хатын яшь ярымлык кызын кыйнап, шуны видеога төшергән
Татарстан-24

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанда яшәүче 31 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны «җәфалау» һәм «балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармау» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда ведомствога сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу хатын исерек килеш яшь ярымлык кызын вәхшиләрчә кыйный. Баланы кыйнаганын видеога да төшереп тора. 

Хәзер баланы анасыннан алганнар, аны табиблар карый.

Хатын гаебен тулысынча таный. Аны сак астына алганнар.

Тикшерү тиешле күләмдә дәлилләр туплап, гаепләү карарын раслаган һәм эшне судка тапшырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар