Татарстанда яшәүче хатын 49 яшендә беренче баласын тапкан
Республикада былтыр өйләнгән иң өлкән кияүгә 91 яшь булган.

Татарстан буенча ЗАГС идарәсе 2019 елга йомгаклар ясады һәм бала табучы хатыннарның уртача яше турында белешмә чыгарды. Беренче баласын 49 яшендә тапкан хатын Чаллыда яши икән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
1990 елда бала табучы хатыннарның уртача яше 25 булса, былтыр бу сан 29 яшь булган. Бала табучы иң өлкән хатын Чаллыда яши, ул беренче баласын исән-сау килеш 49 яшендә тапкан.
Иң өлкән атага 63 яшь. Ул Аксубай районында яши. Бу ир-атның гаиләсендә бишенче бала туган.
Иң өлкән кияүгә 91 яшь, ул Лениногорск районында яши. Иң өлкән кәләш исә 81 яшьтә, ул Казанда яши.