Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче балалы гаиләнең йортын аларның рөхсәтеннән башка сатканнар

Ирле-хатынлы пенсионерлар, яшь хатын, аның ике баласы яши торган туган йортны апалары сатып җибәргән.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче балалы гаиләнең йортын аларның рөхсәтеннән башка сатканнар

Татарстанда бер йортны биредә яшәүчеләргә әйтмичә генә сатканнар. Быел майда бу кешеләр туган йортларының үзләренеке булмавын ачыклаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Йортта яшәүче хатынның иренең апасы, имеш, ялган юл белән, пенсионер аталарының имзасын алып, йортны үзенә рәсмиләштергән. Аннары барлык милеге белән бергә йортны саткан. 

Ирле-хатынлы пенсионерлар, яшь хатын, аның ике баласы авыр хәлдә калган. «Әтинең халәтен кулланып, ул документларны үзенә рәсмиләштергән. Без моны белмәдек», — дип сөйли Татьяна исемле хатын.

Йортның хәзерге хуҗасы сүзләренчә, пенсионер нормаль халәттә. Йортны саткан хатын шактый гына акча алган, үзенә фатир, бу гаиләгә йорт сатып алган. Бөтен документлар да тиешенчә рәсмиләштерелгән, ди ул.

«Без милек хуҗасы буларак, хәзер иминлек тәэмин итә алмыйбыз. Анда ни булганын да белмибез. Өй шартласа, без гаепле булабыз. Килешүне туктату өчен бөтен оешмаларга мөрәҗәгать иттек», — дип сөйли йортның хәзерге хуҗасы Дина Исхакова.

Биредә яшәүчеләр газны, суны һәм утны сүндерергә ирек бирмәгән. Алар пенсионерны үз аңында булмауны һәм йортны сату килешүен дөрес түгел дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100