Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь ана өч айлык кызын аягыннан болгап, тәрәзәдән ыргыткан

Шуннан соң хатын сабый артыннан йөгереп чыгып киткән.

news_top_970_100
Татарстанда яшь ана өч айлык кызын аягыннан болгап, тәрәзәдән ыргыткан
Татарстанда 23 яшьлек Ангелина К. га карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хатын 3 айлык баласын үтерергә җыенган дип шикләнәләр.

Тикшерү версиясе буенча, Чистайда 30 июльдә Ангелина бергә яши торган ире, 10 яшлек улы һәм 3 айлык кызы белән кунакка барган. Берникадәр спиртлы эчемлекләр эчеп утыргач, хуҗалар йокларга киткән. Ангелина ире белән талашып калган. Җәнҗал вакытында хатын нәни кызын аягыннан тотып алган һәм икенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Шул ук мизгелдә бу хатын үзе дә баласы артыннан йөгереп чыгып киткән. Олы улы исә күршеләрне уяткан. Алар табиблар чакырган.

Бетон өслеккә бәрелгән бала каты имгәнгән. Аны хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта хатын кулга алынган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100