Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатынның эчендә ун килолы шеш үскән

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче хатынның эчендә ун килолы шеш үскән
"Татар-информ" архивы

Менделеевск шәһәрендә 54 яшьлек хатын-кызның эчендә шеш үсүен быел ачыклыйлар. Гинеколог караган чакта, аның корсагы бик зур булуын абайлап ала. Корсак куышлыгындагы шеш бик тиз үсә, эчке органнарга баса башлый. Бу турыда Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Авыру хатынны Чаллы онкодиспансерына җибәрәләр. Биредә аның эченнән 10 кг авырлыктагы шешне алалар.

Хатын үзе сөйләгәнчә, ул «бик тазарам» дип уйлаган. Моңа кадәр аның аналыгыннан тавык йомыркасы зурлыгындагы миоманы алган булганнар.

Хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100