Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатынның бөере шартлаган

news_top_970_100

Чаллы табиблары бөере шартлаган 35 яшьлек хатынның гомерен саклап калган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бер ел элек Чаллыда яшәүче хатын ялкынсыну авырулары белән чирли һәм аның ике бөере дә эшләүдән туктый.

«Туганнарым мин бер ел диярлек гемодиализга йөртте. Эшләми торган бөерләрем урынына аппарат эшләде. Сигез ай буена бөер күчереп утыртуны көтеп тордым. Самарада миңа шундый операция ясадылар. Өч бөерем булды: үземнең кипкән ике бөерем һәм донорныкы», – дип сөйли бу хатын.

Операциядән соң ай ярым узгач, хатынның үзенең бер бөере шартлый. Аны бик авыр хәлдә реанимациягә китерәләр. Табиблар хатынның сул бөере шартлавы ачыклый.

Катлаулы операцияне клиниканың урология бүлеге җитәкчесе Дилшат Мөхәммәтшин ясый. Аннары авыру хатын дүрт көн реанимациядә ята. «Бик катлаулы, уникаль очрак, тик без булдырып чыктык», – ди табиб.

Хәзер бу хатын терелә башлаган, аның гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100