news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын-кыз рекламага ышанып, мошенникларга 950 сум күчергән

news_top

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз мессенджерда инвестицияләр турындагы рекламаны күргән һәм шуның белән кызыксынган. Ул анкета тутырган һәм элемтә өчен үзенең мәгълүматларын калдырган. Озакламый аңа ялган белгеч шалтыраткан һәм үзе күрсәткән счетларга акча күчерергә күндергән.

Хатын-кыз мошенникларга барлыгы якынча 950 мең сум акча күчергән. Әмма акчасын кире чыгарырга тырышкач, моның мөмкин түгеллеге ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникларны эзлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар