Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын комада яткан һәм туган көнендә аңына килгән

news_top_970_100

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме станциясе (БСПМ) табиблары могҗизалы очрак турында хәбәр иткән. 14 көн комада яткан хатын туган көнендә аңына килгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Наталья исемле хатын коронавирус белән авырый һәм аның үпкәләренең 90 проценты зарарланган була. Ул 14 көн дәвамында ясалма йокы халәтендә комада була. Аның исән калуына өмет тә кимегәннән-кими. Натальяның гомерен саклап калу өчен кардиореанимациянең бөтен коллективы – 40тан артык кеше тырыша.

18 ноябрьдә, үзенең туган көнендә, Наталья күзләрен ача, ике көн узгач, үзе сулыш ала башлый.

Әлеге очракны табиблар могҗиза дип атый. Әгерҗе районында яшәүче 41 яшьлек Наталья БСМПга килгәндә, миокард инфаркты һәм ковидтан барлыкка килгән пневмония кичерә. Үпкәләренең 90 проценты зарарланган була.

Авырган чакта Наталья бөтенләй диярлек үпкәләрсез кала, сулыш алу җитешсезлеге була. Авыруның хәлен үпкәләрне ясалма җилләтү дә җиңеләйтә алмый башлый.

Хәзер Наталья бер көндә ике туган көнен бәйрәм итә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100