news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче хатын иренең йөрәгенә пычак белән кадаган

news_top

Татарстандагы авылларның берсендә кичке утыру фаҗига белән тәмамланган. «KazanFirst» хәбәр иткәнчә, Актүбә бистәсендә ир белән хатын кич утырырга дусларын чакырган.

Табын артында утырганда алар алкогольле эчемлекләр эчә. Беркайда да эшләмәүче 40 яшьлек хатын һәм аның 34 яшьлек ире арасында бәхәс чыга. Аннары хатын, пычак алып, иренең йөрәгенә кадый. Ир-ат исән кала, әмма авыр җәрәхәтләр ала. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.

Хатын үз гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2025
    Исемсез
    Тормыш әнә шулай алкаш хатыннар кулына күчеп бара. Аларга суд та юк, чурт та юк.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар