Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башта күз алмасында иде». Татарстанда яшәүче кызның башында 10 сантимерлы суалчан үскән

news_top_970_100
«Башта күз алмасында иде». Татарстанда яшәүче кызның башында 10 сантимерлы суалчан үскән
видеодан скриншот

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе табиблары бер кызның баш тиресе астында яши торган гельминтны алган. Ул 10 см озынлыкта булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кыз күз алмасы эчендә җеп сыман бер әйбер йөрүен күрә һәм табибларга мөрәҗәгать итә. Ул башта Казанда табибларга күренгән, ләкин әлеге әйбер күздән югалган һәм табиблар аны таба алмаган.

Яшел Үзәннең табиб-инфекционисты Зөлфия Хәлилова якынча диагноз «дирофиляриоз» дип куя һәм кызны хирургка җибәрә.

Аңа операция ясыйлар. Хирург Андрей Сергеев сүзләренчә, бу аның тәҗрибәсендә беренче очрак, әлеге авыру безнең якларда сирәк очрый.

Гельминтны кызның баш артыннан табалар. Ул 10 см озынлыкта була. Табиблар фаразлавынча,  2021 елда Анапада ял иткәндә бу кызны дирофилярия личинкалары булган черки тешләгән, диелә хәбәрдә.

  • Гельми́нтлар - кеше организмында, хайваннарда һәм үсемлекләрдә яши торган һәм гельминтоз барлыкка китерә торган паразит суалчаннарның гомуми атамасы. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы белешмәсе буенча, ел саен планетадагы һәр икенче кеше диярлек өч төп гельминтларның берсен ияртә, бу төрле авырулар китереп чыгара. (Википедия)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100