news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-атның үңәчен балык кылчыгы ерткан

news_top
Татарстанда яшәүче ир-атның үңәчен балык кылчыгы ерткан
РКБның матбугат хезмәте

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары 51 яшьлек ир-атны коткарган. Аның үңәчен балык кылчыгы ерткан булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Ир-ат хастаханәгә үзе мөрәҗәгать иткән. Ул муенында көчле авырту булуын, азык йота алмавын әйтә. Табиблар ФГДС ясамакчы була, тик эндоскоп эчкә узмый. Шуннан соң табиблар ачыклаганча, чит предмет аркасында ир-атның үңәче ертылган.

Көн ярым элек бу ир-ат уха ашый һәм тончыга. Шул чакта аның үңәченә балык кылчыгы кадалып кала.

Балык кылчыгын алу өчен кисем ясарга туры килә. Табиблар ир-атның муенына кечкенә генә кисем ясап, сөякне чыгара. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, әлегә зонд аша гына туклана, аның үңәче төзәлгәнен көтәләр.

Табиблар балык ашаганда сак булырга чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар