news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда дрель белән эшләгәндә борау сынган һәм ир-атның күзенә кергән

news_top
Татарстанда дрель белән эшләгәндә борау сынган һәм ир-атның күзенә кергән
Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Чаллының 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиблары 50 яшьлек ир-атның күзенең мөгез катлавын тегеп куйган. Борау атылып чыккан һәм бу ир-атның күзенә кергән булган. Бу турыда Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ир-ат бакчада ремонт ясый, дрель белән эшли, ул күзләренә саклагыч кими. Эшләп торган борау сына һәм ир-атның күзенә керә. Аның мөгез катлавына зыян килә. Бәхеткә, борау күз эченә үк кереп китми, дип сөйли табиблар.

Пациентка компьютер томографиясе ясаганнар, ул күз эчендә чит предметлар булмавын күрсәткән. Шуннан соң офтальмологлар мөгез катламын тегеп куйган, унлап җөй ясаганнар.

Бу ир-ат элеккеге кебек яхшы күрә алмаячак. Киләчәктә ул сәламәтлегенә игътибарлырак булыр, ди табиб.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар