Татарстанда яшәүче ир-ат дус хатынын үтергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән яза.
Тикшерүчеләр Әлмәттә яшәүче 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Моңа кадәр берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат үтерүдә гаепләнә.
Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, 2025 елның көзендә ир-ат таныш хатын-кыз белән бергәләп спиртлы эчемлекләр эчә, аннары алар талаша. Ир-ат хатын-кызны кыйный, аннары баскыч мәйданчыгында башына пычак белән берничә тапкыр суга. Хатын-кыз шул ук көнне үлә.
Хәзер гаепләнүче сак астында. Җинаять эше судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.