news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат күршесенең машина тәгәрмәчен тишкәнен видеокамера төшереп торган

news_top
Татарстанда яшәүче ир-ат күршесенең машина тәгәрмәчен тишкәнен видеокамера төшереп торган
видеодан скриншот

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат күршесенең машина тәгәрмәчен кискән. Ул машинасын парковкага дөрес куймаган күршесеннән шулай үч алган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Ир-ат тротуарга куелган зәңгәр төстәге «Лада» машинасы янына килә һәм тәгәрмәчкә пычакка охшаган әйбер белән бәрә. Машина сигнализациясе эшли башлагач, ир-ат качып китә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар