Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурлат районында сөяркәсе кыйнаган хатын үлгән

news_top_970_100
Нурлат районында сөяркәсе кыйнаган хатын үлгән
https://pixabay.com/

Нурлат районының Мамак авылында алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян салу, шул сәбәпле саксысызлык аркасында үлемгә китерүдә шикләнеп 34 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 4 июльдә ир-ат һәм аның 37 яшьлек сөяркәсе янына таныш хатын килә, ул гөмбәгә барырга тәкъдим итә. Өй хуҗабикәсе исерек килеш йоклап ята. Ир-ат исә таныш хатын белән гөмбәгә бара. Алар гөмбә җыя, аны саталар һәм самогон алып кайталар.

Кич белән сөяркә хатын тавыш куптара, ул ирнең башка хатын белән гөмбәгә баруын ошатмый, көнли. Шуннан соң ир сөяркәсен кыйнап ташлый.

5 июльдә иртән хатын хәле начар булуга зарлана. Ир-ат даруларга дип чыгып китә, ләкин кайтканда сөйгәне үлгән була, диелә хәбәрдә.

Ир-ат тоткарланган, тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100