news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат, бозауларына арест салгач, кредитларын түләп бетергән

news_top
Татарстанда яшәүче ир-ат, бозауларына арест салгач, кредитларын түләп бетергән
Фото: r16.fssp.gov.ru сайты

Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче ир-ат кредит оешмаларына бурычларын суд приставлары аның малларына арест салгач кына түләп бетергән. Башкарма җыем белән бергә аның гомуми әҗәте 580 мең сум булган. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.

Баштарак суд приставлары бурычны башкача түләтмәкче булган – бурычы булган ир-атның автомобиленә арест салган, әмма машинаны сата алмаганнар, ә кредитор аны бурыч хисабына алудан баш тарткан. Шуннан соң приставлар аның милкен кабат тикшерә һәм мөгезле эре терлеге булуын ачыклый. Арест актына 2 бозауны кертәләр һәм аларны ир-атка җаваплы саклауда калдыралар.

Ир-ат икенче көнне үк бурычын тулысынча түләп бетергән һәм түләү турында квитанция тапшырган. Акча күчкәч, аның милкеннән арест алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар