news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат әнисен һәм апасын буып үтергән

news_top
Татарстанда яшәүче ир-ат әнисен һәм апасын буып үтергән
"Татар-информ" архивы

Лаеш районында яшәүче 29 яшьлек ир-атны 2 кешене – әнисен һәм апасын үтергән өчен хөкем иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Җинаять 2021 елның ноябрендә булган. Лаешның Лебедев урамындагы бу ир-атның фатирында анасы һәм анасының сеңлесе була. Исерек ир-ат анасының сеңлесе – апасы белән талаша башлый. Апа кеше аңа аракыга акча бирүдән баш тарта. Шуннан соң ир-ат ярсый һәм апасын буып үтерә. Әни кеше исә улын кызгана һәм җинаять турында беркемгә дә әйтми.

1 ай узгач, әни кеше полициягә хәбәр итәргә була. Ул улының апасын үтерүен сөйләп бирә. Ир-ат бу турыда белгәч, әнисен дә чалбар каешы белән буып үтерә.

Тикшерү вакытында бу ир-ат күрсәтмә бирүдән баш тарта, гаебен танымый. Эшне Татарстан Югары суды карый. Прокуратура аны 20 елга каты режимлы колониягә хөкем итүне сорый. Суд карары буенча, анасын һәм апасын үтергән ир-ат 19 елга ирегеннән мәхрүм ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар