Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче аяксыз-кулсыз кыз мюзиклда катнаша

news_top_970_100

Элек Чаллыда яшәгән, хәзер Казанда яшәүче 26 яшьлек Вероника Лазарева мюзиклда катнаша. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Мин беренче тапкыр мюзиклда катнашам. Әлбәттә, минем «коясаклардан» башка булмый инде...» – дип язган ул үз аккаунтында.

Вероника тыңлауларны узган һәм үз тавышы өчен язылган җырларны башкара. Мюзиклда бик күп яшь артистлар катнаша. Әлегә музыкаль куелышның кайчан чыгачагы билгеле түгел.

Верониканы «Татарстан Ник Вуйчичы» дип атыйлар: аның очлыклары үсешендә – тумыштан ук килгән аномалия. Вероника Чаллыда туган, бала вакытыннан ук картиналар ясый, синтезаторда уйный, музыка яза. Ул үз алдына гади максат куйган: үзенчәлекле кешеләр дөньясын ачу, үз-үзеңә, хыялыңа ышансаң һәм оялчанлыкны җиңсәң, бар нәрсәгә ирешеп булганын күрсәтү.

Федераль каналдагы «Песни от все души» тапшыруында «Оставайся такой, какая есть» җырын башкарды һәм «Титаник» фильмыннан «Мое сердце продолжает биться» көен уйнады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100