
Татарстанда яшь укытучылар мәктәптә эшли башлаганнан соң беренче 3 ел дәвамында аена 10ар мең сум өстәмә түләү алачак. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Татарстанда яшь укытучыларның 23 проценты – беренче елда, 36 проценты – беренче өч елда мәктәптән эштән китә. Республикада укытучыларның уртача яше – 48 яшь. Белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучыларның 22 проценты – пенсия яшендәге педагоглар, ә 21 проценты – яшь (35 яшькә кадәр) белгечләр.
Педагогик белем бирү хезмәткәрләре киңәшмәсендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин укытучылар өчен яңа ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Бу эш яшь укытучыларга ярдәм күрсәтүдән башланачак, ә алга таба тәҗрибәлерәк укытучылар өчен грант ярдәмен дәвам итәчәкбез», – дип белдерде министр.
Яшь укытучылар өчен өстәмә түләү күләме артачак. Моңарчы ул 3500 сум тәшкил итә иде, хәзер исә түләү 10 000 сумга кадәр арттырыла. Укытучылар аны эшли башлаганнан соң беренче 3 ел дәвамында алачак. Татарстанда 3861 яшь педагог бар, шуларның 2898е – мәктәп укытучылары, 200е – урта һөнәри белем бирү укытучылары, 157се – өстәмә белем бирү укытучылары, 606сы – балалар бакчаларында тәрбиячеләр. Алар барысы да өстәмә түләүләр алачак.
Шулай ук «Яңа укытучы» гранты яңадан гамәлгә кертелә. Әлеге ярдәм чарасын алучы педагогларның саны 200 кешедән 500 кешегә кадәр арттырылган. Аның күләме 10 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, тәрбиячеләр өчен яңа грант барлыкка килә. 1 сентябрьдән 300 тәрбияче шулай ук 10 мең сум күләмендә түләү ала башлый. Өстәмә белем бирү системасында да шундый ук чара кертелә – анда 80 укытучы ярдәм алачак. Шулай ук 100 урта һөнәри белем бирү укытучысы да 10 мең сум өстәмә түләү ала башлый.
Педагоглар өчен торак ярдәме дә гамәлгә кертелә. 250 яшь укытучыга, фатир арендалау өчен, 20шәр мең сум түли башлаячаклар. Шулай ук 1 миллион сумлык торак сертификаты барлыкка килә. Аны 350 яшь укытучы ала алачак.