news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь парлар туй көнендә сайлауга килгән

news_top
Татарстанда яшь парлар туй көнендә сайлауга килгән
Фото: ТР Үзәк сайлау комиссиясе

Татарстанда берничә яшь пар туй көнендә сайлау участокларына килеп, тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Яшь парлар арасында Александр һәм Екатерина Левагиннар, Айнур Галимуллин һәм Динара Нәбиева, Марат Гафиятов һәм Илгизә Шәйхетдинова, Александр Муравьев һәм Гөлнара Кәримова, Андрей һәм Анжелика Сурнин бар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә яшь гаиләләргә мәхәббәт, үзара хөрмәт, гаилә җылысы һәм бәхет теләделәр.

Бүген Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне уза. Сайлау участоклары 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар