Татарстанның Югары Ослан районында 30 яшьлек ир-ат, ашлык болгата торган җайланмага (ворошитель) кысылып, һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗига 14 гыйнварга каршы төндә сәгать берләр тирәсендә булган. Җәрәхәтләнгән ир-ат шунда ук үлгән.
Әлеге очрак буенча эш бирүченең хезмәтне саклау турындагы законнарны үтәве тикшерелә. Тикшерү барышын район прокуратурасы контрольгә алган, диелә хәбәрдә.