Татарстанда яшь гаиләләргә торак сертификаты: 2026 елда субсидияне ничек алырга
Татарстанда яшь гаиләләр торак сертификаты ярдәмендә яшәү шартларын яхшырта ала. Ул яңа яки икенчел торак бәясенең бер өлешен капларга, үз йортыңны төзергә яки ипотеканы ябарга мөмкинлек бирә. Түләүгә кемнәр дәгъва итә ала, чиратка ничек басарга һәм гаризаны кая тапшырырга?
Торак сертификаты нәрсә ул?
Татарстанда яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен төрле ярдәм чаралары бар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Аларның берсе – торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык, яки гади генә әйткәндә, торак сертификаты.
Бу «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында бушлай субсидия.
Акчаны яңа яки икенчел фатир сатып алуга, үз йортыңны төзүгә яки гаиләне мохтаҗлык буенча хисапка куйганнан соң алган ипотека кредитын ябуга файдаланырга була.
Сертификат торак алу өчен бушлай финанс ярдәме тәкъдим итә:
- Балалы гаиләләргә – бәянең 35 проценты;
- Баласыз гаиләләргә – бәянең 30 проценты.
Торак сертификатлары программасында яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм түләү сәләтен раслый ала торган гаиләләр катнашырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ»
Программада кемнәр катнаша ала
Торак сертификатлары программасында яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган һәм түләү сәләтен раслый ала торган гаиләләр катнаша ала. Шулай ук, алар Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.
«Программада гражданлык алу вакытына бәйсез рәвештә, Россия гражданнары катнаша ала. Гамәлдәге норматив актларында программада катнашу өчен гражданлык алу вакытына карата чикләүләр юк», – диделәр Яшьләр эшләре министрлыгында.
Беренче чиратта программада түбәндәге категория катнашучылар исәпкә алына:
- 35 яше тулмаган ир һәм хатын, яки тулы булмаган гаиләдән әти яки әни;
- Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган яшь гаиләләр;
- Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр;
- Ире яки хатыны, яик икесе дә (яки тулы булмаган гаиләдән әти яисә әни) махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләр;
- Махсус операциядә парын югалткан ир яисә хатын кабат никах теркәмичә бер яки берничә бала тәрбияләгән тулы булмаган гаиләләр.
Татарстанда торак сертификаты алу өчен яшь гаиләләр яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә басарга тиеш
Фото: © «Татар-информ»
Ярдәмне ничек алырга
Татарстанда торак сертификаты алу өчен яшь гаиләләр яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә басарга тиеш. Программада катнашу өчен гаризаны җирле үзидарә органнарына бер ел дәвамында тапшырырга була.
1 июньнән җирле администрацияләр исемлек төзи һәм аны Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгына юллый. Шулар нигезендә, субсидия алачак гаиләләрнең республикакүләм исемлеге төзелә.
«Программа гариза буенча эшли, катнашучылар гаризаларны мөстәкыйль тапшыра», – диделәр ведомствода.
Гаиләгә ярдәм суммасы төрлечә була ала – ул муниципаль округта квадрат метр бәясенә һәм яшь гаиләдәге кешеләр санына карый.
2026 елда Татарстанда торак ярдәмен 61 яшь гаилә алачак
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
2026 елда торак сертификатларына 124 млн сум бирәчәкләр
2026 елда Татарстанда торак ярдәмен 61 яшь гаилә, шул исәптән беренче чираттагы 41 гаилә (күпбалалылар һәм махсус операция катнашучылары) алачак. Бу максатларга 124,2 млн сум бүленәчәк.
2025 ел йомгаклары буенча, 69 гаиләгә субсидия бирелгән, аларның 34е ташламалы категориягә кергән. Түләүләрнең гомуми суммасы – 131,5 млн сум булган.
2006 елдан башлап, программада республикадан барлыгы 8,2 мең яшь гаилә катнашкан, дип йомгакладылар Яшьләр эшләре министрлыгында.
Чыганак: «Татар-информ», Александра Давыдова