Татарстанның Апас районы Олы Болгаер авылында фаҗига булган. Траншеяга су торбаларын урнаштырган вакытта 29 яшьлек эшче туфрак астында калган. Ир-ат һәлак булган. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Фото: © ТР Прокуратурасы
Фаҗига урынына ТР Апас районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнар Ганиева килгән. Күзәтчелек ведомствосы эш бирүче тарафыннан хезмәтне саклау турындагы закон таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Фото: © «Татар-информ»
Прокуратура тикшерү башлаган.