
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә 29 яшьлек Анастасиянең гомере өчен берничә ай буе берничә бүлек белгече көрәшкән. Ниһаять, Анастасияне өенә чыгаралар. Аңа әйтеп бетергесез бәхет елмайган. Аның авыру очрагы – грипптан прививка ясатмау һәм антибиотиклар белән үзеңне дәвалауның үтерерлек дәрәҗәдә куркыныч булу мисалы.
«Үз-үземне дәвалап маташтым – антибиотик эчтем, температура 40тан югары иде»
Чистайдан 29 яшьлек Анастасия Галәветдинова Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә февральдән бирле яткан, аны шушы көннәрдә чыгардылар. Хәзер инде хатын-кыз үзенең авыруы турында берни булмагандай сөйли. Юкса, үлемгә бер адым калган булган.
«Барысы да минем кызым авырганнан соң башланды. Мин аның белән Чистайның балалар хастаханәсенә бардым. Шунда температурам күтәрелде. Бер көннән соң өйгә кайттым, үз-үземне дәвалау белән шөгыльләнә башладым, антибиотиклар сатып алдым. Алар булышмады, тән температурам 40 градустан да артып китте. Хәтта утырып тора алмадым, көзән җыера башлады. Шул вакытта «ашыгыч ярдәм» чакырттык», – дип сөйли Анастасия Галәветдинова.
Анастасияне хастаханә реанимациясенә алып киткәннәр, әмма хәле бик авыр була, аны санавиация вертолетында Казанга Республика клиник хастаханәсенә күчерергә туры килә. Бу 18 февральдә була. Анастасия бары тик 1 айдан соң гына аңына килә.
«Ул 1 айда үзем белән ни булганын бөтенләй хәтерләмим. Бары тик, мине чыгарганнар икән дип, төшләр генә күрдем. Күземне ачам – мин РКБда. Миндә паника башланды, тик табиблар мине тынычландырды», – дип искә ала Анастасия.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Анастасиянең үпкәләре 95 процентка зарарланган була – ул үзе бөтенләй дә сулый алмаган. Табиблар әйтүенчә, аның исән калуына өмет нульгә якын була.
Хастаханәдә яткан вакытта, пациентның үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, ЭКМО процедурасы ясыйлар, күп тапкырлар кан салалар, сулыш органнары ертылу очраклары була.
Үлем хәлендә булган хатын-кыз РКБ табиблары тырышлыгы белән савыга башлый.

Екатерина Дьякова: «Грипп – иң еш очрый торган вируслы инфекция. Үз-үзеңә артык ышанырга ярамый, прививка ясатыгыз».
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов
«Прививка ясатмау һәм тәмәке тарту хәлне катлауландырырга мөмкин»
30лап табиб һәм шәфкать туташы пациентның гомерен саклап кала. Ул РКБга килүгә үк, хастаханәнең пульмонология бүлеге мөдире Екатерина Дьякова һәм реаниматологлар медикаментоз дәвалау башлый, әмма бу гына җитәрлек булмый.
Авыру бик катлаулы була, озакламый, Анастасияне ЭКМО аппаратына тоташтырырга туры килә – бу экстракорпораль мембрана оксигенациясе үпкәләр эшчәнлеген башкара, ул газ халәтендәге кислородны канга күчерә.
«Бу – безнең тәҗрибәдәге беренче генә очрак түгел. Һәр ел саен без вирусларның авыр очраклары белән очрашабыз. Грипп – иң еш очрый торган вируслы инфекция. Кешеләр моны үзләрен читләп үтәр дип уйлый. Гел алай булмый шул. Үз-үзеңә артык ышанырга кирәкми, прививка ясатыгыз», – дип сөйли Екатерина Дьякова.
Пульмонолог сүзләренчә, кеше прививка ясаткач, ул үзен авыруның катлаулы узуыннан саклый. Тәмәке тартуны ташлау да профилактиканың бер ысулы була ала.
«Мондый хәлләрне булдырмый калып та булыр иде. Пациентка диагностика узарга кирәк булган. Югары температура – ул организмның реакциясе, ә билгеле бер авыру күрсәткече түгел. Вирусны төгәл ачыклау өчен тест тапшырырга кирәк. Даруханәләрдә хәтта экспресс-тестлар да сатыла. Һәм үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез», – диде Екатерина Дьякова.
Пациентны комага җибәрмәскә булалар, табиблар аның хәлен оператив рәвештә контрольдә тота алсын өчен, үз аңында калдыралар. Ул көнне реанимация бүлеге мөдире Рөстәм Ахундов төнгә реанимациядә кала һәм пациент янында дежур тора. Аннан соң 2 атна дәвамында Анастасия өчен аппарат сулыш алган. Пульмонологлар, фармакологлар, бактериологлар һәм биологлар белән бергәләп, тиешле терапия сайлый, һәм хатын-кызның организмы аңа әкренләп реакция белдерә башлый.
Анастасияне ЭКМО аппаратыннан аерып, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратында дәвалауны дәвам иткәндә, пневмоторакс барлыкка килә. Үпкә тукымалары тыгыз һәм сузылмый торганга әйләнгән була, шуңа күрә үпкәләр ертыла башлый. Хатын-кызны торакаль хирурглар карый башлый.
«Анастасиянең үпкәләре зарарлану ике яклы пневмоторакс белән дә катлауланды – һава үпкә тукымаларыннан күкрәк читлеге һәм үпкәләр арасыннан чыкты. Уң як үпкә яхшырак хәлдә иде, ә сул ягында үлек җыела башлады. Чөнки без сулаган һава стериль түгел, зарарланган үпкәләрдә ул үлекле ялкынсыну китереп чыгарды», – дип сөйләде РКБның 1 нче торакаль хирургия бүлеге хирургы Рәнис Гайсин.

Рәнис Гайсин: «Анастасиянең үпкәләре зарарлану ике яклы пневмоторакс белән катлауланды».
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов
Анастасиянең кабыргалары арасына дренаж көпшәләре куялар, алар үлекне литрлап агыза. Ләкин һава чыга торган бер тишек ябылмый. Торакаль хирургларга тишекләр аша операция ясарга туры килә – үпкәнең тышчасын чистарталар. Бары тик операциядән соң гына тукымалар төзәлә башлый, һәм үпкә тигезләнеп китә.
«Тукымаларны тегәргә була иде, тик ялкынсыну аркасында алар барыбер ертылачак, аны алып ташларга кирәк булды», – дип сөйли Рәнис Гайсин.
«Анастасиянең организмы яшь, ул яхшы тернәкләнә. Тик аның элек тәмәке тартуы авыруның шулкадәр катлаулы булуына йогынты ясарга мөмкин. Ул хәтта бу начар гадәтен ташласа да, бервакытта да тулысынча тернәкләнеп бетә алмаячак», – диде хирург.
«Яңадан утырырга һәм ашарга өйрәттеләр»
Пациентның үпкәләре эшли башласын өчен, табиблар ИВЛ аппаратында кислород күләмен әкренләп киметә башлый. Анастасия сүзләренчә, хәзер ул хастаханә коридоры буйлап үзе, өстәмә аппаратурасыз йөри ала.
«Реанимациядә реабилитологлар мине яңадан утырырга һәм ашарга өйрәтте. Мин озак яттым, мускуллар зәгыйфьләнеп беткән. Шуңа күрә мин озак йөри алмыйм. Әмма хәзер инде «ходулисыз» йөрим, ә бит күптән түгел генә иң күп дигәндә ярты минут басып һәм бер урында таптанып тора идем. Өйгә кислород конденсаторы сатып алдым. Ул якын араларга минем дустым булачак. Мин әлегә үзем сулый алмыйм, ә бу җайланма миңа югары концентрациядә кислород бирәчәк. Бу аппараттан тиз арада аерылып булыр дип өметләнәм», – дип сөйләде Анастасия.
Анастасиянең пульсоксиметры да бар. Аның ярдәмендә ул сатурацияне – артериаль кандагы кислород күләмен тикшерә. Хәзер аның сатурациясе 90 проценттан да ким булмаска тиеш.
Анастасия безнең күз алдында карават янында 1 минутка якын басып торды, ә сатурация тиешле нормадан кими дә башлады. Аңа әле бик озак тернәкләнәсе була.
«Миңа бөтен шәһәрем, туганнарым, якыннарым, дусларым, танышларым ярдәм итте. Төрле дин кешеләре минем өчен дога кылды. Бу авыр вакытны минем белән бүлешкән һәр кешегә рәхмәтлемен. Һәм, әлбәттә, иң зур рәхмәтем табибларга. Алар миңа теге дөньяга китәргә ирек бирмәде. Алар белән кәгазьгә язып аралашканымны хәтерлим. Күпме блокнотны язып тутырдым, сөйләшә алмадым бит мин», – дип искә ала Анастасия.
Ул үзенең 3 яшьлек кызы турында аеруча хисләнеп сөйли, бала әнисенең хастаханәдән кайтуын көтә.
«Туган көнең белән, әнием. Мин сине яратам. Сәламәтлән», – дигән бала тавышы ишетелә Анастасиянең телефоныннан.
Яраткан баласының мондый хәбәрләреннән күзләре дә яшьләнә, бу сүзләр аңа яшәү көче өсти.
«Бу тарихны анализлап, башка беркайчан да үз-үземне дәвалау белән шөгыльләнмәячәкмен, дип әйтәм. Беркайчан да! Беркемгә дә үзеңә генә өметләнмәскә кушам. «Больничный» алу, табибка бару, кирәк булса, «ашыгыч ярдәм» чакырту яхшырак», – диде Анастасия.
Хәзер Анастасиягә һич кенә дә авырырга ярамый. Аңа бик күп витаминнар эчәргә, үтәли җилдән сакланырга һәм өйдә торырга кирәк. Безгә гади булып тоелган күнекмәләрне кире кайтарыр өчен, аңа тернәкләнү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
«Мин элек тәмәке тарттым, тик авырый башлаган вакытта ташлаган идем инде. Шунысы кызыклы, табиблар минем зарарланган үпкәләрнең снимогын карагач, миннән «вейплар тартасыңмы» дип сорадылар», – ди Анастасия.

Анастасия пульсоксиметр ярдәмендә сатурациясен үлчи – артериаль кандагы кислород күләме 90 проценттан да ким булмаска тиеш.
Фото: © «Татар-информ», Роман Баданов
«Үпкәләре болай нык зарарланган пациентларны күп очракта коткарып булмый»
«Анастасия очрагы уңай тәмамлануы белән уникаль. Кызганыч, үпкәләре болай нык зарарланган пациентларны күп очракта коткарып калып булмый. Аны яшь булуы, ихтыяр көче, шулай ук табиблар командасының бердәм оператив эшләве коткарды», – дип сөйләде РКБның 1 нче интенсив терапия һәм реанимация бүлеге анестезиолог-реаниматологы Регина Огурцова.
«Анастасия үзен комада яттым дип уйлый. Бу – кома түгел иде, ә аңның бик нык хәлсезләнү стадиясе генә. Ул тирә-ягында ниләр булганын аңламады. Хәтер һәм кабул итү сәләте зарарланды», – диде Регина Огурцова.
«Комадан соң когнитив сәләтләр бик нык үзгәргән булыр иде. Безнең очракта, мондый нәрсә юк», – дип өстәде РКБның медицина тернәкләнүе үзәге мөдире Аида Якупова.
Май бәйрәмнәреннән соң Анастасияне тернәкләнү үзәгенә күчергәннәр. Аның белән реабилитологлар эшли башлаган. Башта буыннары белән эшләгәннәр, аннан әкренләп аягына бастырганнар. Анастасия нибары 10 көн элек кенә йөри башлаган.
«Елата-елата, авырттыра-авырттыра аякка бастырдык. Анастасия бик борчылды, ә курку комачаулады. Без аны «иң куркынычы артта калды инде, хәзер алга гына барырга кирәк» дип тынычландырдык», – дип сөйләде табиб-реабилитолог.
Аида Якупова сүзләренчә, хәзер Анастасия кислород аппаратыннан башка 30 минут утырып тора, 15 минут чамасы йөри ала. Организмның табигый тернәкләнүе бара, реабилитологлар аңа тернәкләнү буенча биремнәр бирә. Аларның берсе – сулыш алу гимнастикасы.
«Үпкәләрне кабат торгызу – мөмкин эш, әмма ниндидер нәтиҗәләре мәңгегә калачак. Анастасия марафоннарда йөгерә алмас, әмма үз аякларында йөрүе һәм эшләве бик мөмкин. Ул моны җиңеп чыгачак, без аны бүген өенә чыгарабыз, ә үз өеңдә стеналар дә дәвалый», – дип сөйләде Аида Якупова.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов