news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшь әни үле баласын тартмада саклаган

news_top
Татарстанда яшь әни үле баласын тартмада саклаган
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшь хатын бала тудырган. Сабый мәетен 10 буена тартмада яшереп саклаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига Түбән Кама шәһәрендә була. Сабый мәетен балконда тартмада табалар. 

«Түбән Камада яшь әни ир бала тудыра. Баланың атасы бу вакытта биредә булмый. Яңа туган сабыйны әни кеше балконда тартмада калдыра», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

22 яшьлек хатынга карата «яңа туган сабыйны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Баланың үлеме сәбәпләре билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар