news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ярлылык белән ничек көрәшәчәкләр?

Россиянең сигез регионында, шул исәптән Татарстанда, ярлы гаиләләр санын киметүгә йөз тоткан программа эшли башлаячак, дип яза РИА Новости.

news_top
Татарстанда ярлылык белән ничек көрәшәчәкләр?
Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйткән.

"Берничә регионда түбән керемле гаиләләр санын билгеләү экспериментын үткәрү турында килештек. Бу аларны ярлылыктан чыгару юлын билгеләү өчен кирәк", - дигән ул. Министр сүзләренчә, якынча 2021 елдан бу технологияне илдәге барлык регионнарга күчерәчәкләр, моны Бердәм социаль тәэминат мәгълүмати системасына таянып эшләү планлаштырыла. 

Пилот проектлары кысаларында ярлы гаиләләргә максатлы ярдәм мәсьәләсен чишү ниятләнә. "Болар, иң элек, балалы гаиләләр", - дигән министр. 

Якын арада Хезмәт министрлыгы Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыклары белән киңәшмә үткәрәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар