Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде
10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.
Бу вакытта республикада учак ягу, коры үләннәр һәм чүп яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьләре, икътисад объектлары, урман янындагы сәламәтлек оешмалары территорияләрендә, торф участокларында һәм урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә учакта, мангалда ризык әзерләү, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Ә калган территорияләрдә учакта ризык пешерү тыелмый. Ләкин түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
— Азыкны янмый торган савытта әзерләргә кирәк, иң якын корылма яки агач белән ераклык 5 метрдан да ким булмаска тиеш. Савыт тирәсен 2 метр радиуста коры үләннән һәм янып китә торган чүп-чардан чистартырга кирәк.
— Учак якканда һәм янып беткәнче утның таралмавын күзәтергә кирәк.
— Учак янып беткәннән соң, аның урынын туфрак белән күмәргә яки ут сүнеп беткәнче су сибәргә кирәк.
Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләр сакламаган өчен штрафлар күләме арттырылды:
— гражданнар өчен 2000-4000 сум;
— вазифаи затлар өчен — 15-30 мең сум;
— юридик зат булып саналмаган эшмәкәрләр өчен 30-40 мең, юридик затларга — 200-400 мең сум штраф каралган.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе коры үлән яндырган өчен җаваплылык турында да кисәтә.
Коры үлән яндыруда гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартыла.
Гражданнарга 2-3 мең сум, вазифаи затларга — 6-15 мең, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә — 20-30 мең, юридик затларга 150-200 мең сум штраф каралган.
Әгәр үлән яндыру аркасында зур янгын чыккан һәм кеше корбаннары булган икән, гаеплеләр 168 һәм 261 маддәләр буенча җинаять җаваплылыгына тартыла («Саксызлык буенча милеккә зыян салу», «Урманнарга зыян салу һәм юкка чыгару»).
Коры үлән яндыру эзсез генә узмый. Мондый уттан ихаталарга һәм башка хуҗалык корылмаларына ут каба. Бәланең нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу һәрвакыт җиңелрәк. Үләннәргә ут кабу һәрвакыт диярлек кеше гаебе белән була. Кайвакыт үләнне авыл хуҗалыгы максатларында махсус яндыралар. Әмма мондый кыр янгыннары еш кына контрольдән чыга, зуррак мәйданнарда тарала һәм зур зыян сала. Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүгә дә кагыла — ут сүндерелмәгән тәмәке төпчеге яки онытылган учак аркасында килеп чыгарга мөмкин. Җил тәэсирендә ут төрле юнәлешләрдә бик тиз тарала. Бу йортларны, хуҗалык корылмаларын юкка чыгара, кешеләр үлеменә һәм экосистеманың бозылуына китерә. Хәзерге вакытта ут таралу куркынычы аеруча зур, чөнки Татарстан территориясендә җилле һәм шактый җылы һава торышы урнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, авыл хуҗалыгы һәм запас җирләрендә коры үлән, камыл, урып-җыю калдыкларын яндыру, кырларда, машина һәм тимер юл яннарында учак ягу тыела.
Җилсез көнне коры үлән яндыру өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
— коры үлән яндыру урыны иң якындагы объекттан 50 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш;
— коры үлән яндыра торган урын 15-30 метр радиуста коры агачлардан чистартылган булырга тиеш;
— коры үлән яндырганда янгын сүндерү чаралары булырга тиеш.
Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре янгынга каршы куркынычсызлык чаралары күрергә тиеш. Торак пунктлар тирәсендә янгынга каршы ерганаклар яңартылырга, сулыкларга илтә торган юллар чистартылырга тиеш. Шулай ук торак пунктлар территориясендә корыган үләннәрне җыеп яткыру да тыела.
Шәхси йортларда яшәүчеләр ихатадагы үләннәрне чабарга һәм чабылган үләнне җыеп алырга, каралты-кураны корыган яфраклардан, үләннәрдән, коры чүп-чардан чистартып торырга тиеш. Шулай ук янгын сүндергәндә кирәк була торган әйберләр — ут сүндергеч, сулы мичкәләр, ком тутырылган тартмалар кул астында гына булырга тиеш.