news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янгында унөч яшьлек кыз һәлак булган

Прокуратура тикшерү башлады.

news_top
Татарстанда янгында унөч яшьлек кыз һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казанның Дәрвишләре бистәсендә янгын вакытында 13 яшьлек кыз бала мәете табылган. Урынга Совет районы прокуроры вазифасы башкаручы Евгений Почкин барган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Янгын кичке җиденче яртыларда Солидарность урамындагы күп катлы йортның дүртенче катында була. Баланың мәетен урынга килгән коткаручылар таба. Берничә минуттан янгынны сүндерәләр.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Ата-ананың баланы тәрбияләү буенча вазифаларын үтәвен тикшерәчәкләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын профилактикалау системасы органнары эшчәнлегенә хокукый бәя бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар