news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янгында әниләре үлгән, әтисе белән улын коткарганнар

Кичке якта янгын чыгып, өй дә, мунча да янып бетә, ире пешә, улының ике аягы сына.

news_top
Татарстанда янгында әниләре үлгән, әтисе белән улын коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 8 гыйнварда коточкыч янгын була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бакча урамындагы бер йортта янгын турында кичке сигез тулырга алты минутта 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Янгын югары катлаулылыкта дип бәяләнә. Ундүрт минут эчендә коткаручылар яна торган йорт янына килеп җитә. Бу вакытта бөтен өйне ут чолгап алган була. Янгынның якындагы корылмаларга да күчү куркынычы яный.

Янгын вакытында 63 яшьлек әни кеше һәлак була, аның 63 яшьлек ире һәм 38 яшьлек улы котыла ала. Ир-атның тәненең ун проценты пешкән, улының ике аягы да сынган. Аларның икесен дә Яшел Үзән район хастаханәсенә китергәннәр.

21.21 сәгатьтә 63 яшьлек хатынның мәете табыла. Унынчы яртыларда утны тулысынча сүндереп бетерәләр. Йорт та, мунча да янып бетә.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар