Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирмешәндә янгында кыз бала һәлак булганнан соң, гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәләр

news_top_970_100
Чирмешәндә янгында кыз бала һәлак булганнан соң, гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәләр
Видеодан скриншот

8 гыйнварда Татарстанның Чирмешән районында шәхси йортта янгын чыгып, 7 яшьлек кыз бала һәлак була, аның әнисе агуланып, аңын югалта. Чирмешән районы прокуратурасы әлеге янгын буенча тикшерүне тәмамлаган, дип яза «Татарстан 24» сайты.

Тикшерү балигъ булмаган балаларның караучысыз булуын күзәтүдә тотучы җаваплы органнарның эшендә җитди тайпылышлар ачыклаган. Гаиләнең имин булмавы турында мәгълүмат булса да, профилактика органнары тиешле чаралар күрмәгән.

Закон бозган органнар җитәкчеләренә гаепле хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту таләбе куелган.

Хәзер баласы үлгән хатын-кызны калган ике баласына карата аналык хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе карала. Әлегә балаларны якын туганнары карый.

Искәртеп үтик, 8 гыйнварда Чирмешән авылында бер катлы бүрәнә йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр ут эченнән хатын-кыз белән баланы коткара, аларны Чирмешән хастаханәсенә алып китәләр.

Реанимация чаралары уздырсалар да, 2016 елгы кыз бала вафат була. Аның әнисе, 1987 елгы хатын-кыз, комага китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100