news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янгында ике кеше һәлак булган

news_top
Татарстанда янгында ике кеше һәлак булган
Фото: Татарстан прокуратурасы

Кичә Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында күпфатирлы йортларның берсендә янгын чыккан. Янгынны сүндерү вакытында коткаручылар ике өлкән кешенең мәетен тапкан. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин. Янгын чыганагы фатирның йокы бүлмәсендә булган.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Илнур Гаянов килгән. Тикшерү бара, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар