news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янгын вакытында 360 сыерны коткарганнар

Ферма түбәсе яна башлагач, терлекләрне эвакуацияләгәннәр.

news_top
Татарстанда янгын вакытында 360 сыерны коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда сыер фермасының түбәсе яна башлагач, 360 сыерны коткарганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

27 майда Яшел Үзән районында урнашкан «Азелеевское» терлекчелек комплексының бер корпусының түбәсенә ут каба. Ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыра торган 112 номерына шул хакта хәбәр килә.

Урынга «Норлат», «Борындык», «Татар Танае» янгын сүндерү отрядлары бара. Алар түбәдә җылыткыч материал пыскып януын ачыклый.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада 360 баш сыерны чыгаралар.

120 квадрат метр мәйданда янгын була. Аның сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар