news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә, бераз суыта

news_top
Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә, бераз суыта
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 20 июньдә, Татарстанда тотрыксыз һәм дымлы һава торышы көтелә, температура бераз төшә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза "Татар-информ"

Көндез бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда, яңгырлар ява. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин, шулай ук боз яву ихтималы да бар.

Секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 13 метрга кадәр).

Җылы төннән соң (+17 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +19...+24 градуска кадәр генә җылыначак (Казанда – +19...+21 градуска кадәр).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар