Бүген, 14 июньдә, Татарстанда циклон йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".
Көндез һәм кичен бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгырлар, шулай ук боз явуы ихтимал.
Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә 6 метрдан 11 метрга кадәр тизлектә төньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – 15 метрга кадәр).
Җылы төннән соң (+11дән +16 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 22-27 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +24...+26 градуска кадәр).
Синоптикларның якынча мәгълүматларына караганда, Татарстанда яңгырлы һәм яшенле җылы һава киләсе атна башында да сакланачак. Гомумән алганда, июнь уртасы республикада нормадан бер градуска эссерәк булачак.