news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа урман орлыкчылык плантацияләре өчен 10 гектар мәйдан әзерләнгән

news_top

Татарстанда яңа урман орлыкчылык плантацияләре өчен гомуми мәйданы 10 гектар булган участоклар әзерләнгән. Эшләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча башкарылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Плантацияләр алты урманчылык территориясендә булдырыла: Арча һәм Алабуга урманчылыкларында – 1әр гектар, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Саба урманчылыкларында – 2шәр гектар.

«Урман орлыкчылыгы объектлары өчен участоклар күп факторларны исәпкә алып сайланды, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Болар – урман үсү шартлары, туфракның уңдырышлылыгы, рельефның тигезлеге, мәйдан күләме, керү юллары һәм сәнәгать объектларыннан ераклык. Шулай ук киләчәктәге урман орлыкчылыгы объектларын урман авыруларыннан һәм корткычларыннан саклауга аерым игътибар бирелде».

Быелгы сезонда территорияләр төпләрдән, тамырлардан һәм куаклардан чистартылган. Алга таба белгечләр туфракны эшкәртәчәк, культивация үткәрәчәк һәм ашламалар кертәчәк. Аннан соң участокларга чыршы һәм нарат орлыклары чәчелә.

«Урман орлыкчылык плантацияләре һәм даими урман орлык участоклары бер ел эчендә генә булдырылмый: һәр этап вакыт таләп итә, һәм нәтиҗәдә сәламәт агачлыклар алу өчен барлык эшләрне эзлекле рәвештә башкарырга кирәк», – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Урман орлыкчылыгы объектлары яхшыртылган нәсел сыйфатларына ия орлыклар алу өчен булдырыла. Алар стандарт утырту материалы үстерүдә һәм урманнарны яңадан торгызу эшләрендә кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар