Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа туган сабыйның оча әгъзасын тутырып зур шеш үскән

news_top_970_100
Татарстанда яңа туган сабыйның оча әгъзасын тутырып зур шеш үскән
https://tatarstan24.tv/

Казан табиблары яңа туган сабыйның эчендә үскән зур шешне алган. Тератома дип аталган бу шеш баланың бөтен оча әгъзасын биләп алган булган. Бу турыда Балалар республика клиник хастаханәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тератома бик тирән кереп үскән, ул туры эчәклекне кысырыклаган.

Техник башкару ягыннан операция бик катлаулы булган. Хирурглар ювелирлар кебек эшләде, диелә бу хәбәрдә.

Аннары баланың арт ягына пластик операция ясаганнар.

Хәзер баланың хәле стабиль дип бәяләнә, аны табиблар күзәтеп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100