Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа төзелгән йортлар белән кызыксыну кими

Татарстан Росреестрында 2023 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар. Ведомство мәгълүматлары буенча, төбәктә хисап-теркәү эшчәнлегенең тотрыклы уңай динамикасы күзәтелә, шул ук вакытта ул 2022 ел күрсәткечләреннән күпкә артыграк.

news_top_970_100
Татарстанда яңа төзелгән йортлар белән кызыксыну кими
https://kazved.ru/

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе беренче яртыеллыкта күчемсез милекне ипотекага сатып алу буенча 56 меңнән артык килешү теркәгән. ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин сүзләренчә, бу 2022 елның беренче яртыеллыгына караганда 23 процентка күбрәк. Бу хакта «Казанские ведомости»га Дамирә Хәйруллина яза.

Шул ук вакытта татарстанлылар беренчел торакны сирәгрәк сатып ала башлаган. Беренче яртыеллыкта аңа ихтыяҗ 19 процентка кимегән. Ә икенчел торакка 2023 елның гыйнвар-июнь айларында ихтыяҗ 8,2 процентка арткан. Теркәлгән килешүләр саны 102 меңнән артып киткән.

Татарстанлылар шулай ук дача амнистиясеннән актив файдалана. 2022 елда гадиләштерелгән система буенча 2,5 меңнән артык җир участогы, 18 меңгә якын торак һәм бакча йорты милек буларак рәсмиләштерелгән. 2017 елдан салым әйләнешенә барлыгы 93 меңнән артык объект җәлеп ителгән.

Ярты ел эчендә 56,5 мең ипотека

ТР буенча Росреестр идарәсе беренче яртыеллыкта ипотекага торак сатып алу буенча 56 меңнән артык килешү теркәгән. Брифингта ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин хәбәр иткәнчә, бу – 2022 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк.

Иң күп ипотека торак йортлар өчен алынган. Аларны 27 мең тапкыр рәсмиләштергәннәр. Үсеш 27 процентка якын. Моннан тыш, татарстанлылар 2022 елга караганда ипотека буенча җир кишәрлекләрен активрак сатып ала башлаган. 6 ай эчендә республикада 18 процентка диярлек үсеш белән 19,1 мең шундый ипотека рәсмиләштерелгән.

Ярты еллыкның тагын бер үзенчәлеге дип, спикер торак булмаган биналарга ипотека килешүләренең 30 процентка артуын атады.

«Узган ел гыйнвардан июньгә кадәр шундый 957 ипотека теркәлгән булса, быел – 1 242», – ди Хисмәтуллин.

Беренче яртыеллыкта беренчел торакка ихтыяҗ 19 процентка кимегән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Спикер шулай ук халыкның беренчел торак белән кызыксынуы кимүе турында сөйләде, аңа ихтыяҗ беренче яртыеллыкта 19 процентка төшкән.

«6 ай эчендә өлешләп төзүдә катнашу буенча 8 793 килешү теркәлгән, – диде Хисмәтуллин, шул ук вакытта быел май һәм июнь айларында яңа төзелешләргә ихтыяҗ 2,5 тапкырга диярлек артуын билгеләп үтте. – 2022 елның май һәм июнендә 1 408 килешү төзелсә, 2023 елның маенда һәм июнендә – 3 392 килешү».

Узган яртыеллыкта торак сатып алырга ниятләгән татарстанлыларны икенчел торак кызыксындырган. Бу чорда аңа ихтыяҗ 8,2 процентка арткан. «Икенчел торак» буенча теркәлгән килешүләр саны 102,8 мең тәшкил итә, шуларның 42,5 меңе – торак биналар (+19,7 процент), 48 меңе – җир участоклары (+1,8 процент), 4,6 меңе – торак булмаган биналарга (+5,1процент ) туры килә.

Икенчел торакка 2023 елның гыйнвар-июнь айларында ихтыяҗ 8,2 процентка арткан. Теркәлгән килешүләр саны 102 меңнән артып киткән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Республика халкы милекләрен кадастр исәбенә куюда электрон сервислардан ешрак файдалана башлаган. Гыйнвардан июньгә кадәр Татарстан Росреестрына килгән электрон гаризалар саны узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 60 процентка артып киткән.

«6 ай эчендә 384 меңнән артык шундый гариза килгән, шуларның 214 меңе электрон рәвештә, бу – узган ел күрсәткеченнән 60 процентка күбрәк», – ди ул.

Хисмәтуллин сүзләренә караганда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күчемсез милекне рәсмиләштерүгә гаризалар саны 22 процентка арткан: хокукларны теркәүгә 15 процентка, кадастр исәбенә куюга 64 процентка үскән.

Татарстанда 400 меңгә якын күчемсез милек объектының теркәлүе көтелә

Татарстанда 376 мең күчемсез милек объектының хокуклары теркәлмәгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, болар – нигездә күчемсез милекне дәүләт теркәве турында 518нче Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар.

Спикер сүзләренчә, закон үз көченә кергән вакытта реестрда элек исәпкә алынган 700 мең күчемсез милек объектының хокук ияләре турында мәгълүмат булмаган. Хәзерге вакытта 312 мең объект буенча мәгълүмат кертелгән, 376 мең күчемсез милек объекты теркәлүне көтә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 376 мең күчемсез милек объектының хокуклары теркәлмәгән.

Фото: © tatarstan.ru

Министр аңлатканча, хокукларның теркәлмәве варисларның бу турыда мәгълүматлары булмау аркасында килеп чыккан. Күпләр, мирас итеп алынганнан соң, милек хуҗалары булабыз, дип ялгыш уйлыйлар. Чынлыкта элеккеге хуҗаның аңа җир участогы бирелү турындагы документы яки БТИ белешмәсе генә булырга мөмкин.

Мондый объектларны, күчемсез милекнең бердәм реестрына кертү максатыннан, җирле үзидарә органнары ачыклый ала. Алар архивтагы мәгълүматларны анализлый, салым хезмәткәрләреннән һәм хокук саклау органнарыннан мәгълүмат сорый һ.б. Мондый объектны ачыклаганнан соң, сорауны потенциаль милекчегә җибәрәләр, ул ай ярым дәвамында җавап бирергә тиеш.

Казанда, Чаллыда һәм тагын 20 муниципаль районда хуҗасыз җирләр табылган. Аларның саны – 22 400.

Фото: © Салават Камалетдинов

Спикер сүзләренчә, Татарстанда яңа хуҗасы теркәлмәгән мөлкәтне рәсмиләштерү тәртибе эшләнгән һәм гамәлдә. Монда сүз хуҗасы үлгәч беркемгә дә мирас буларак күчмәгән милек яки аның өлеше турында сүз бара.

«Инструкцияләр муниципаль берәмлекләргә җиткерелде. Мондый объектлар ачыкланганда, варисларны үлгәннәр исәбендә торган күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә хокукларын теркәүгә мәҗбүр итү механизмнары бар», – дип ышандырды министр.

Казанда, Чаллыда һәм тагын 20 муниципаль районда шундый 22 400 җир кишәрлеге буенча эшләр башкарылган.

«Шулардан 17 800 участок гражданнарның милке итеп рәсмиләштерелгән һәм варислары ачыкланган, 3 400 участок буенча муниципаль милеккә рәсмиләштерү эшләре алып барыла», – дип йомгаклады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100