Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңа программа әзерләнә: «Авылда тормыш булсын өчен, атлар кирәк»

Татарстанда атчылык тармагын үстерү буенча программа әзерләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Бу тармакка ярдәм итү программасы республикага ни өчен кирәк һәм ат үрчетүчеләрне хәзер нинди проблемалар борчый – «Татар-информ» материалы шул хакта.

news_top_970_100
Татарстанда яңа программа әзерләнә: «Авылда тормыш булсын өчен, атлар кирәк»
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына атчылыкны үстерүгә ярдәм итү вариантларын эшләү йөкләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнары активы белән очрашуда атчылыкны үстерү өчен яңа программа әзерләнүен белдерде.

«Республика Рәисе шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу юнәлешнең үсеш алмавына игътибар итте», – дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында.

Республика җитәкчесе фикеренчә, бу өлкә авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә мәдәни традицияләрне үстерү мәсьәләсендә тәрбия процессы өчен дә мөһим.

Атчылык тармагына ярдәм итү вариантларын әзерләүне ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләде.

«Шәхси хуҗалыклар, атчылык үсеше буенча, әйдәгез, очрашып сөйләшегез»», – диде Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка аграрийлар белән очрашуда.

«Проект ат индустриясенә керү процессын гадиләштерергә тиеш»

Атчылыкны үстерү буенча төбәк проекты эшләнү стадиясендә. Яңа программа буенча Татарстаннан читтә бияләр сатып алуга һәм атлар абзары төзүгә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Яңа төбәк проекты нәтиҗәсендә ат абзарын төзү зур фермерлар өчен генә түгел, яңа гына эшли башлаган хуҗалыклар өчен дә җиңелрәк булачак. Проект зур булмаган хуҗалыкларны үстерү өчен ярдәм һәм мөмкинлекләр биреп, ат индустриясенә керү процессын гадиләштерергә тиеш», – дип аңлаттылар ведомствода.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Республикада, атчылыкны үстерү өчен, хәзер дә ярдәм чаралары бар. Аерым алганда, нәселле атлар һәм җитештерүче айгырларның орлыклары, татар токымлы атлар сатып алуга һәм аларны тотуга субсидияләр каралган.

Ннәкъ менә әлеге ярдәм чаралары ярдәмендә татар атларын арткан. 2020 елда 646 баш булса, хәзер – 954 баш.

«Татар токымлы атларның үзенчәлеге шунда ки, алар – Татарстанның байлыгы, милли мәдәнияте. Алар безнең республика тарихы белән бәйле. Россиянең кайбер төбәкләрендә генә атларның үз токымы бар», – дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстанда атлар санын 2 тапкырга диярлек арттыру планлаштырыла

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Татарстанда төрле токымдагы 30 меңнән артык ат исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында – 8,9 мең баш, шәхси хуҗалыкларда – 13 мең һәм фермер хуҗалыкларында – 8,8 мең.

Иң күп ат Саба районында – 2,6 меңнән артык, Буа районында – 1,6 меңнән артык һәм Балтач районында – 1,6 мең башка якын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бу программаны гамәлгә ашырганда, берничә ел эчендә без 50 мең башка җитәчәкбез», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элегрәк республика Рәисе 2030 елга кадәр атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычын куйган иде.

«Авылда тормыш булсын өчен, атлар тотарга кирәк»

Татарстанда ат үрчетүне үстерергә кирәк, һәм Рөстәм Миңнеханов дөрес бурыч куйды, дип белдерде «Татар-информ»га Лениногорск районыннан ат үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.

«Авылларда атлар юк диярлек. Авылда тормыш булсын өчен, атлар тотарга кирәк. Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында бу теманы күтәрдек. Мин анда Рөстәм Нургалиевичка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем. Ул хуплады. Без Татарстан Рәисенең бу темага аерым игътибар бирүен күрәбез. Һәм менә шундый программаны кабул итәргә вакыт җитте. Бу – бик дөрес бурыч. Атлар үрчетүдә авыл халкы күбрәк катнашачак», – диде фермер.

Аның сүзләренчә, мондый программаны кабул иткәннән соң, барысын да гамәлдә тормышка ашыру өчен, аның мөмкинлекләреннән дөрес файдаланырга кирәк булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның фикеренчә, ат спортын популярлаштыру да кирәк. Ул, район башлыклары моның белән кызыксынырга тиеш, ди.

«Алар ярышларны уздыру инициативасы белән чыгарга тиеш. Кешеләр мондый бәйрәмнәргә киләчәк. Без быел «Аударыш» ярышларында барлык атларны катнаштырабыз. Кызганыч, быел Сабантуй барлык районнарда да бер үк көнне уза. Мондый практикадан читкә китәргә кирәк. Ат үрчетүчеләр һәр районга йөреп, ат чабышларында, уеннарда катнаша алсын өчен, һич югы 4 атнага сузарга кирәк. Ул вакытта бу юнәлеш үсәчәк. Ат үрчетүче атын күрсәтергә тели бит. Ә болай үз районыңда гына күрсәтәсең», – диде фермер.

«Бер генә төбәктә дә Татарстандагы кебек ярдәм юк»

Яңа Чишмә районының 57нче Татар ат заводы хуҗасы Николай Скоков та атчылыкны үстерү буенча программа эшләнүенә бик сөенүен әйтте.

«Мондый программаның булачагына бик канәгатьмен. Рөстәм Нургалиевич атларны ярата һәм бу юнәлешне хуплый. Бер генә төбәктә дә Татарстандагы кебек ярдәм юк. Республика – ат үрчетү һәм ат спорты буенча уңайлы төбәк. Ат тотуга субсидияләр бирелә. Мондый хәл беркайда да юк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әмма, Скоков сүзләренчә, ярдәм булуга карамастан, Татарстанда атлар саны аз булып кала.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Татарстан өчен 30 мең баш ат нәрсә ул? Элек, 1960-1970 елларда, 2 районда шулкадәр ат булган. Күрше Башкортстанда – 100 мең баштан артык, ә 9 ай буе кыш булган Якутиядә – 350 мең баш!» – дип белдерде ул.

Ул хәзер тармак үсешен тоткарлый торган сәбәпләрне атады.

«Мин ат үрчетү белән шөгыльләнергә теләгән күп кенә егетләрне беләм, ләкин аларның җирләре юк. Ә бу – актуаль проблемаларның берсе. Җирсез ат үрчетүне үстерү мөмкин түгел. Көтүлекләр кирәк. Моннан тыш, һәр районда селекция үзәкләре кирәк. Авылларда атлар бар, ләкин яхшы айгырлар юк. Монда мөгезле эре терлек белән эш итү җиңелрәк. Һәр районда сыерларны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бар. Ә атлар өчен – юк. Бу проблеманы да хәл итәргә кирәк. Атчылык өлкәсендә зоотехниклар һәм ветеринарлар җитми», – дип санап китте ул.

«Кешеләрнең ат тотарга стимулы бар иде, ә хәзер кызыксыну юк»

Авыл халкын ат үрчетү белән генә түгел, ат спорты белән дә кызыксындырырга кирәк, ди Скоков.

«Муниципалитет та бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә, атларны, атларны яратучы энтузиастларны табарга тиеш», – ди ул.

Фотоны Николай Скоков тәкъдим итте

Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре тарихи яктан атлар белән бәйле, дип өстәде ат үрчетүче. «Бу –безнең канда. Мәсәлән, Сабантуйның кульминациясе – ат чабышы, узышлар. Күп кеше бу шоуны карарга килә. Ә менә Сабан туена ат китерү 25 мең сумга төшәчәк. Әгәр мин беренче урынны алсам да, миңа чыгымнарны капларга җитмәячәк. 1990 еллар башында, әйтик, машина уйнаттык, икенче урын өчен мотоцикл бирдек, өченче урын өчен – суыткыч. Кешеләрнең ат тотарга стимуллары бар иде, ә хәзер кызыксыну юк», – дип зарланды ул.

Скоков фикеренчә, әгәр дәүләт ярдәме киңәйсә, мөгаен, кайбер проблемаларны хәл итеп булыр.

«Тема актуаль, һәм ТР Рәисенең аны күтәрүе яхшы. Әмма, тиешле нәтиҗә алу өчен, программаны дөрес итеп тормышка ашырырга кирәк булачак. Монда әле юл картасы мөһим», – дип йомгаклады ул.

Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100