Татарстанның Арча районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Яңа Кенәр – Түбән Оры автомобиль юлының 3,2 чакрым озынлыктагы өлеше ремонтланган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Капиталь ремонт вакытында юл өслеген яңарту буенча комплекслы эшләр башкарылды. Белгечләр асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катлам, ә өске катламны вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан җәйде. Бу юл өслегенең ныклыгын һәм хезмәт итү вакытын арттырырга, шулай ук аның көчле йөкләнешләргә һәм температура үзгәрешләренә чыдамлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Юлның бөтен озынлыгы буенча юл кырыйларын ныгытканнар һәм горизонталь юл тамгалары ясаганнар.