Татарстанда яшәүчеләргә яңа фатир алу өчен 7 елдан артык акча җыярга кирәк, дип яза «Челнинские известия».
Яңа фатирга акча җыяр өчен, айлык хезмәт хакы 77 мең сум тирәсе булырга тиеш. Федераль портал аналитиклары ипотека алмыйча гына фатирлы булыр өчен исәпләп чыгарган саннар шундый.
Татарстанда 7,1 млн сумлык торак өчен 7,7 ел акча җыясы була. Бу очракта ай саен 76,8 сум акчаны янга куеп барырга кирәк.
Яңа фатирга акчаны Чукотка автономияле округында яшәүчеләр 3,5 елда җыя ала. 7,4 млн сумлык фатир өчен ай саен 178,6 мең сум алып куеп барырга кирәк.
Дагыстанда исә яңа фатирга акчаны 14,7 ел туплыйсы була. Анда фатирның уртача бәясе 7,6 млн сум, ә хезмәт хакы 43,1 мең сум, диелә хәбәрдә.