Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ялгыз яшәүче рәссам үлгән һәм мәете мумиягә әверелгән

Ир-ат кладовкада утырып торган килеш вафат булган.

news_top_970_100
Татарстанда ялгыз яшәүче рәссам үлгән һәм мәете мумиягә әверелгән
https://pixabay.com

Чаллыда бер бүлмәле фатирда ир-ат мәете табылган. Ул инде күптән үлгән, кладовкада утырып торган мәет мумиягә әверелгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Владимир Ильич исемле ир-ат 1937 елда туган. Ул «Камаз» заводында рәссам булып эшләгән.

Күршеләре сүзләренчә, ир-атны инде биш еллап очратмаганнар. ЖЭКка берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караганнар, тик аларны полициягә җибәргәннәр. Ләкин Владимир Ильич язмышы ачыкланмый кала биргән.

«Бу кешенең фатир өчен коммуналка бурычы 120 мең сум чамасы җыелган. Без аны эзләп карадык, каядыр киткән дип уйладык», — ди идарәче компания юристы.

Владимир Ильич мәете өйдә капиталь ремонт ясый башлагач кына табыла. 16 катта да җылыту торбаларын алмаштыралар. Владимир Ильич фатиры гына кала. Шуннан соң аны ватып ачарга карар кабул ителә.

«Шалтыратып карадык, булмады. Аннар махсус хезмәт чакырып, ишекне шаһитлар алдында ачтык», — ди юрист.

Кладовкада фатир хуҗасының мумиягә әверелгән мәетен күргәч, күпләргә шок була. Аның үз үлеме белән үлүе дә аңлашыла.

Фатирда телевизор да, суыткыч та юк, диван белән өстәл генә бар.

«Стена артында гына ничә ел мәет булуы башыбызга да килмәде. Тыныч ир-ат иде, салып та йөрмәде», — ди күршеләре.

Алар күрше ир-атның артык аралашмавын, урамга чыкканда чүпрәк сумка алып йөрүен, гел карандаш белән нидер ясап торуын күргәннәр. Ләкин бүлмәдә бер генә рәсем дә табылмаган.

Экспертизалар билгеләнгән. Тикшерүчеләр социаль хезмәт, пенсия фонды вәкилләренең бу кеше ни сәбәпле эзләмәвен ачыклый.

Рәссамны җирләгәннәр. Ул приватизацияләгән фатирына васыять язмаган, хәзер милекнең язмышы билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100