Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ял базасында бер ир хатынының кабыргаларын сындырган

Ир белән хатын сугышкач, шаһитлар полиция чакырткан.

news_top_970_100
Татарстанда ял базасында бер ир хатынының кабыргаларын сындырган
https://pixabay.com

Тукай районында урнашкан ял базаларының берсендә гаилә драмасы булган. Ир белән хатынның сугышы турында полициянең дежур бүлегенә шалтыратып әйткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, биредә Чаллыдан килгән ир белән хатын ял итә. Алар табын корып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Аннары ир белән хатын талаша башлый. Талаш сугышка әверелә. Шулай итеп, 34 яшьлек хатында пневмоторакс була (корсак куышлыгына һава җыела). Аның кабыргалары да сына. Имгәнгән хатынны хастаханәгә илтәләр. Аның ирен хокук саклаучылар тоткарлый.

«Алдан уйлап сәламәтлеккә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча ирне 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100